"Шәһри Чаллы" газетасы
16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда зур тамаша – «Сабан туе гүзәле – 2021» бәйгесенең финалы үтәчәк. Конкурста татар телен камил белгән 16 яшьтән алып 26 яшькә кадәр булган ун асыл кыз көч сынашачак.
Бүген, 15 июньдә, НТВ телеканалында “КАМАЗ-мастер” легендар командасы турында “Мастер” исемле фильмны күрсәтә башлыйлар. Сериалны үткән җәйдә төшергән иделәр.
Бүген Татарстан территориясендә яшен вакытында җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез Казанда да җилнең көчәюе көтелә.
0